Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Яңа ел төнендә Әлмәттә троллейбуслар хәрәкәте расписаниесе үзгәртеләчәк

Моннан тыш, 2-8 гыйнварда шәһәр транспорты ял көне графигы буенча эшләячәк.

Әлмәтлеләрне 31 декабрьдә һәм 1 гыйнварда троллейбуслар хәрәкәте расписаниесендә үзгәрешләр турында кисәттеләр. Әлмәт троллейбуслар идарәсе эксплуатация хезмәте хәбәр иткәнчә, 31 декабрьдә транспорт ял көне графигы буенча эшләячәк. Кич белән электр транспортының эш вакыты сәгать ярымга кыскартылачак. Соңгы троллейбус ТНГПдан 19:33 сәгатьтә, «Яшьлек» тукталышыннан 20:37 сәгатьтә, Панорама тукталышыннан 20:44 сәгатьтә китәчәк. Депога 21:34 сәгатьтә кайтачак.

2024 елның беренче көнендә троллейбуслар 10:17 сәгатьтә эшли башлаячак. Автобуслар «Машина паркы» тукталышыннан 12:01 сәгатьтә, «ДСРК» тукталышыннан 11:10 сәгатьтә, «Техснаб» тукталышыннан 12:38 сәгатьтә чыгалар.

2 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр җәмәгать транспорты ял көне графигы буенча эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса