Психиатрия хастаханәсеннән качучыларны эзлиләр
Казанда психиатрия хастаханәсеннән мәҗбүри дәваланучы ике җинаятьче качкан.
Казанда полиция хезмәткәрләре мәҗбүри дәвалану узган психиатрия хастаханәсеннән качкан ике ир-атны эзли, дип хәбәр ит «Татар-информ»га Россия эчке эшләр министрлыгының Казан буенча матбугат хезмәтендә.
Беренчесенең исеме Артем Павлов, аңа 37 яшь, буе 190 см тирәсе, соры-зәңгәр күзләр, йөзе зур, чәчләре алынган, гәүдәсе спортчыларныкы кебек, җилкәсендә татуировка.
Икенче качучы-31 яшьлек Дмитрий Колупаев, аның буе 170-175 см, гәүдәсе уртача, уң ягында татуировка, кул бармакларында берничә балдак һәм хәрефләр рәвешендәге татуировка бар.
Агентлык мәгълүматлары буенча, ике ир-ат та авыр җинаятьләрдә гаепле дип табылган һәм суд карары буенча мәҗбүри дәвалану узалар.
Эзләнүчеләрнең кайда булуы турында мәгълүматка ия булучыларның Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе 8-843-291-28-88 телефонына («Гвардия» полиция бүлегенең дежур өлеше) мөрәҗәгать итүләрен сорый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа