Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтлене аек булмаган хәлдә машина йөрткән өчен 10 тәүлеккә кулга алганнар

Өстәвенә аның машина йөртү таныклыгы да булмаган.

22 ноябрьдә ТР Әлмәт суд районы буенча 7 нче суд участогы җәмәгать судьясы тарафыннан җирле халыкка карата административ хокук бозу турындагы эш каралды. Бу хакта Әлмәт районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе хәбәр итә.

21 ноябрьдә 21.55 сәгатьтә Р. Х. Исмәгыйлев транспорт чараларын йөртү хокукына ия булмаган килеш, аек булмаган хәлдә машина белән идарә иткән. Тикшерү барышында ачыкланганча, ир-ат машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән. Мәхрүм итү срогы чыкканнан соң, ул машина йөртү таныклыгын кире торгызмаган.

Ирне гаепле дип таныйлар һәм ул 10 тәүлеккә административ кулга алына.

 Ун көн эчендә шикаять бирелергә мөмкин.

Әлмәт районда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе тарафыннан мәгълүмат бирелде..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса