Әлмәт пенсионерлары мошенникларга ышанмаган
Полициянең кизү бүлегенә әлмәтлеләрдән хәбәрләр килә.
Аларга якыннары катнашында юл-транспорт һәлакәтләре турында хәбәр иткән билгесез кешеләр шалтыраткан. Мошенниклар төрле күләмдә акча таләп итәләр. Бу хакта Россия эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Имеш акча хокук саклау органнары хезмәткәрләренә һәм табибларга тапшырылачак икән.
Караклар 82 яшьлек пенсионердан 800 мең сум акча таләп иткән, 79 яшьлек әлмәтленең кызын «коткаруны» 1 млн сумга бәяләгәннәр. Ләкин хатын-кызлар шунда ук сөйләшүне өзеп, якыннары белән элемтәгә керәләр. Туганнары белән барысы да тәртиптә булуына инанып, пенсионерлар бу хакта полициягә хәбәр итә.
Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа