Әлмәттә ике наркотик сатучы катгый режимлы төзәтү колониясенә китәчәк
Гаепләнүчеләр үз гаебен таныды.
Әлмәттә ике наркотик сатучыга карата хөкем карары чыгарылган. Шәһәр прокуратурасы 23 яшендә ике әлмәтлегә карата җинаять эше буенча гаепләүне хуплады. Бу хакта ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Узган елның сентябреннән 2022 елның мартына кадәр яшьләр, алдан сүз куешып, интернет аша наркотик чаралар сатып алганнар, соңыннан аларны Әлмәт территориясендә контактсыз рәвештә сатканнар.
Алар үз гаебен таныдылар.
Алдагы хөкем буенча шартлы җәзаны исәпкә алып, суд бер хөкем ителүчене 12,5 елга, икенчесен 8,5 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Икесе дә җәзаны катгый режимлы төзәтү колониясендә үтәячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа