Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Ун миллион сумыннан колак каккан

Самара өлкәсендә яшәүче 73 яшьлек ир мошенниклар кушуы буенча берничә тапкыр Әлмәткә килә һәм акчаларын мошенникларга күчерә.

Пенсионер билгесез кешеләргә бөтен акчаларын бирә һәм ике кредит рәсмиләштерә. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының  Әлмәт районы буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иргә билгесез кеше шалтыратып, үзен банк хезмәткәре итеп таныткан. Ул хәбәр иткәнчә, кемдер аның акчаларын алырга омтыла, шуңа күрә аларны счеттан алырга кирәклеген әйтә. Ир шул ук көнне 9 млн сумнан артык акча алган.

Аферистлар үзләре кабул итә алырлык банкоматны Әлмәттә генә бар диләр. Мошенниклар таләбе буенча, ир Әлмәткә китә һәм банкомат аша резерв счетларына бөтен сумманы кертә. Шуннан соң мошенниклар программада 1 млн сумлык кредит тапкан һәм, янәсе, займны ябу өчен яңасын рәсмиләштерергә ышандырганнар.

Пенсионер якындагы банкка китеп, ике кредит ала һәм билгесез кешеләрнең банк счетына күчерә. Ниндидер мизгелдә ир шикләнә һәм Әлмәт полициясенә мөрәҗәгать итә.

Зыянның гомуми күләме 10 375 934 сум тәшкил иткән. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса