Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтлене велосипед урлаган өчен хөкем иткәннәр

Зыянның гомуми бәясе 14,5 мең сум тәшкил иткән.

Җинаятьләрнең кабатлануын исәпкә алып, суд ирне сигез айга ирегеннән мәхрүм иткән.

Әлмәттә элек хөкем ителгән 29 яшьлек кешене велосипед урлаган өчен хөкем иткәннәр, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы матбугат хезмәте.

Судта ачыкланганча, быелның 23 июленә каршы төндә ир Әлмәттәге Шевченко урамындагы 126 йорт подъездыннан яшүсмерләр велосипедын урлаган. Зыянның гомуми бәясе 14,5 мең сум тәшкил иткән.

Ир үз гаебен таныган. Җинаятьләрнең кабатлануын исәпкә алып, суд ирне сигез айга ирегеннән мәхрүм иткән. Ул катгый режимлы төзәтү колониясендә җәза үтәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса