Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле сөйгәнен буып үтергән

Бу хәлнең барлык шартлары да билгеләнә.

Бу елның 21 июнендә Әлмәт районының Зәй-Чишмә авылы янындагы фермада 53 яшьлек ханымның гәүдәсе табыла. Хатын-кыз буылу нәтиҗәсендә үлгән. Бу факт буенча «кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе.

Җинаять кылуда  шикләнелеп, зыян күрүченең 46 яшьлек бергә яшәгән кешесе тоткарлана.  сИр җинаять кылуга катнашы барлыгын таный.

Ир-ат акчаны тиешенчә сарыф итмәгәне өчен буа башлый. Хатын аңын югалткач, эшкә китә, ә кайткач, аны үле килеш таба.

Якын арада тикшерү судка аны сак астына алу үтенече белән мөрәҗәгать итәчәк. Бу хәлнең барлык шартлары да билгеләнә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса