Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтлеләрне банкның ялган хезмәткәре һәм ике миллион сумлык металл торбалар сатучы алдаган

Мошенниклар әлмәтлеләрне алдауларын дәвам итә.

Әлмәттә ике кеше мошенникларны алдавы аркасында полициягә мөрәҗәгать иткән. Бу хакта Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

60 яшьлек пенсионер ханымга банкның ялган хезмәткәрләре шалтыратып, билгесез кешеләр аның картасыннан акча урларга тели, ди. Ханым моңа ышанып, мошенникларга 210 мең сум акча күчерә.

Тагын 41 яшьлек ир металл торбалар сатып алырга тели һәм бер мессенджерда сату турында белдерү таба. Ул сатучыларга 1 915 000 сум күчергән, тик заказын алмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса