Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Алдан акча түләмәгез!

BlaBlaCar кушымтасы аша машина эзләгән ханым банк картасында булган акчаларыннан колак кага.

Әлмәтле юлдашлар эзләү кушымтасы аша машина табып, кайту юлын броньларга тели һәм мошенниклар ятьмәсенә эләгә.

40 яшьлек ханым Казаннан Әлмәткә кайтырга теләп, Александр исемле шофер белән элемтәгә керә. Алга таба алар кушымта аша язышалар. Александр хатын-кыздан сәфәрне броньлау өчен 20 сум акча күчерүен сорый һәм булачак пассажирына заказны броньлауның стандарт формасына охшаган сылтама җибәрә. Ханым әлеге сылтама буенча кереп, үз картасының мәгълүматларын, шул исәптән картаның арткы ягындагы CVV-кодны да кертә һәм «расларга» дигән төймәгә баса. Шуннан соң аңа бер-бер артлы смс-хәбәрләр килә башлый. Тиздән ул үзенең картасыннан анда булган барлык акчаларын - 8700 сумын алуларына төшенә.

Ел башыннан бирле генә дә шәһәребез территориясендә шундый биш алдану очрагы теркәлгән инде.

Полиция аңлатма бирә

Мошенниклар юл уңаена машина эзләүчеләр төркемендә теркәлеп, кешеләргә үз хезмәтләрен тәкъдим итәләр һәм фишинг сайты аша алдан акча түләүләрен сорыйлар.

Алдау схемасы бик гади. Явыз ниятле кешеләр үзләрен шофер буларак танытып, төркем сәхифәсендә теркәләләр һәм потенциаль пассажирны рәсми интернет-сәхифәдән берни белән дә аерылып тормаучы, аңа нык охшаган ялган сайтка күчерәләр һәм сәфәр өчен алдан акча кертүләрен яки юл бәясен тулысынча түләүләрен таләп итәләр.

Юлдашлар сайтыннан файдаланганда ничек кырыгалдарлар корбаны булмаска?

lХезмәтләр өчен бары тик үзегез ышанган ресурсларда гына онлайн түләгез. Әгәр сездән конкрет сервис аша түләүне сорыйлар икән, хәбәрләрдәге сылтамалар буенча күчмәгез, ә сайт адресын браузерда кулдан язып кертегез.

l            Үзегез файдаланырга җыенган сервисларны ныклап өйрәнегез: никадәр күбрәк мәгълүматлы булсагыз, мошенникларга сезне алдарга шул-кадәр катлаулырак булачак.

lӘгәр зур платформада мошенниклар белдерүенә юлыксагыз, бу хакта сервис администрациясенә хәбәр итегез. Мәсәлән, BlaBlaCar кушымтасы машина йөртүче про-филендә дәгъва белдерү мөмкинлеге бирә.

l Әгәр юл өчен түләп тә, сезгә хезмәт күр-сәтмәгәннәр икән - бу хакта да һичсүзсез хәбәр итәргә кирәк. Шулай итеп сез модераторларга мошенникны исәпләп чыгарырга һәм блокировкаларга ярдәм итәчәксез.

lӘгәр сез шикле сылтама буенча күчәргә телисез икән, мошенниклар яки фишинг сайтын блокировкалый торган ышанычлы саклау ысулыннан файдаланыгыз.

lМондый төр алдаудан саклану мөмкинлеге бик гади. Моның өчен таныш булмаган кешеләрдән килгән сылтамалар буенча күчмәгез. Моннан тыш, BlaBlaCar үз кушымтасыннан файдаланучыларны акчаны бары тик сәфәр вакытында гына түләргә кирәклеге турында кисәтә. Сервис алдан акча түләүне таләп итүне тыя һәм пассажирларга алдан акча күчермәскә киңәш итә.

 

Әлмәт районы буенча эчке эшләр
бүлегенең матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса