Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле үзе яшәгән фатирдан телевизор урлап саткан

Аның өчен ломбардтан алган акчаны иптәше белән эчүгә тоткан.

Әлмәттә яшәүче бер ханым полиция дежур частенә аның фатирыннан телевизор урлауларын хәбәр итә.  Ул  үзе фатирга керткән ир-аттан шикләнүен әйтә,  ул  алдагы көнне аңа фатирын арендага биргән була.   Мәгълүматны Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Полиция хезмәткәрләре зыян күрүче белән бергә подъезд ишегенә куелган видеокүзәтү камерасының язмаларын карый. Анда алар телевизорны нәкъ менә фатир хуҗабикәсе шик төшкән кешенең алып чыгаруын күрәләр. Аның билгеләрен дежур нарядларга җибәрәләр, алар арасында Әлмәт ведомстводан тыш сак бүлеге экипажы да бар.

Росгвардиячеләр микрорайонда патрульлек иткән һәм узып баручыларның берсе аларга 8 Март урамындагы йорт почмагы артында исерек ир-ат һәм хатын-кыз ятуы турында сөйләгән. Бу эзләнелүче һәм аның танышы булып чыга.

Шикләнелүчене тоткарлыйлар һәм полиция хезмәткәрләренә тапшыралар. Элегрәк ир берничә хөкем ителгән булган инде. Ул телевизорны ломбардка тапшыруы, акчаның бер өлешен үзе һәм дус кызы өчен эчүгә тотуы хакында сөйли.

Хәзер җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса