Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле мошенниклардан 370 мең сумга алтын тәңкәләр сатып алган

Аферистлар пенсионерга үзләренең алтын тапканлыгы һәм хәзер алар артыннан үтерүчеләр куганын, шуңа күрә алар тәңкәләрне арзан сатарга теләүләрен әйтә.

Әлмәт пенсионеры мошенникларга 370 мең сум акча биргән.

Пенсионер тәңкәләрне сатып алырга риза була, тик аларның чынлыгын ломбардта тикшергәннән соң гына. Анда мошенниклар тикшерү өчен чын тәңкә биргән. Виктор Васильевич калганнарның да алтыннан булуына ышана.

Тәңкәләрнең  алтыннан булмавын аңлап, полициягә китә. Ул вакытка җинаятьчеләр Архангельскка ике мең чакрым ераклыкка киткән була инде. Анда аларны тотканнар да.

"Алар  33 һәм 26 яшьлек ир-атлар булып чыккан. Яшьләр үз гаепләрен таныдылар һәм әлмәтлегә акчаларын тулысынча кайтардылар", – дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә буенча өлкән инспекторы Резедә Мөхәммәтдинова.

Аферистларга биш елга кадәр иректән мәхрүм ителү куркынычы яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса