Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Һаман алданабыз

02 хәбәр итә

58 яшьлек әлмәтле 80 мең сумга якын акчасыннан колак каккан.

Үзен банк хезмәткәре дип таныштырган кеше әлмәтлегә кичен шалтырата һәм, янәсе, ханымның банк картасыннан 79165 сум акчасын алуларын хәбәр итә.

Ханым әлеге картасын кулланмавын һәм хәзерге вакытта аның блокировкаланганын әйтә. Саклык счеты барлыгын белгертми. Шулай да банкка шалтыратып, картасы турында төгәл мәгълүмат алырга ниятли. Банк хезмәткәрләре яңа картага заказ бирергә киңәш итәләр.

Икенче көнне ханым банкка бара һәм карта-сыннан өземтә алгач, чыннан да, шуның кадәр акчасын алуларына тап була. Акчалар салымнарны һәм дәүләт хезмәтләре өчен түләүгә тотылган була. Банк хезмәткәрләре зыян күрүчегә акчасын санкциясез алу факты буенча гариза язарга һәм полициягә әйтергә киңәш итәләр. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды.

 

Әлмәттә яшәүче 23 яшьлек кыз 200 мең сум акчасын мошенникларга күчергән.

Кызга билгесез кеше шалтырата һәм үзен банк хезмәткәре дип таныштырып, кыз исеменә кредит рәсмиләштерелүен хәбәр итә һәм шунда ук тикшереп карарга тәкъдим ясый. Шалтыратучының күрсәтмәләре буенча кыз мобиль кушымтага керә һәм аның таләбен үти: кредит суммасын 200 мең сумга кадәр киметә. Шуннан соң әңгәмә өзелә. Бераз соңрак кызга башка ир шалтырата һәм «акчаны кире кайтару һәм минем абонент номерына киләчәк код» дигән сүзләрне әй-тергә куша. Шуннан соң кызның телефонына «900» номерыннан кодлар килә башлый. Аннары зыян кү-рүче, шалтыратучының күрсәтмәсе буенча, банкка бара һәм бөтен суммасын акчалата алып, 243 мең сумны билгесез счетка күчерә. Әлеге факт буенча тикшерү бара.

 

Җиңел акча эшлим дип, әлмәтле 20 мең сумын таныш булмаган кешегә җибәргән.

Эчке эшләр бүлегенең дежур частена шәһәрдә яшәүче 27 яшьлек кыз мөрәҗәгать итә һәм кырыгалдарлар корбаны булуын сөйләп бирә. Зыян күрүче сүзләренә караганда, ул җиңел акча эшләү турында мәгълүматны интернет челтәрендә үзе эзләп тапкан. Реклама бирүченең сәхифәсен өйрәнгәннән соң, аңа әлеге тәкъдим белән кызыксынуы турында хәбәр җибәргән. Билгесез кеше эш турында җентекле мәгълүмат бирү белән бергә акча эшләү шартлары белән таныштырган һәм беренчел взносның минималь сум-масын әйтеп, аны 500 процентка арттырырга ышандырган. Зыян күрүче кыз 20 мең сумын билгесез кешенең счетына күчергән һәм түләү турында скриннар җибәргән. Берничә сәгатьтән кызга акчаларының отылуы, әмма кире кайтарырга вәгъдә итүләре турында хәбәр килгән. Соңрак кыз сәхифә хуҗасының аны блокировкага куюын ачыклаган. Үзен алдаганнарына төшенүгә, полициягә мөрәҗәгать иткән.

 

Ярдәм итәргә ашыгып, алданган - 14000 сумга якын акчасын «хуҗасына» кайтарган.

Әлмәттә яшәүче 49 яшьлек ханымга таныш булмаган абонент номерыннан шалтыраталар. Үзен Надежда дип таныштырган берәү кыскача гына проблемасы хакында сөйләп, аннан ярдәм итүен үтенә. Янәсе, ул үзе башка шәһәрдә яши, Әлмәттә яшәүче 81 яшьлек әнисе янына кайта алмый. Аңа азык-төлек илтергә кирәк була. Акча күчерү өчен карта номерын сорап ала. Бу вакытта зыян күрүченең телефонына акча күчерелгәнлеге турында смс килә. Ярдәм итәргә ашыгып, ул әлеге хәбәрне укып тормый. Шулчак аңа теге ханым шалтырата һәм ялгыш 17500 сум күчергәнлеген әйтә. Әлмәтле акчаның бер өлешен «кире кайтарырга» өлгерә. Бәхеткә, улы килеп җитеп, калганын күчерми кала. Килгән зыян 13658 сум тәшкил итә. Алданганын аңлаган ханым полициягә мөрәҗәгать итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса