Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә яшәүче үзенең хатынын кыйнап үтергән, ике бала ятим калган

Әлмәт шәһәр судында хатынын кыйнап үтергән ир-атка хөкем карары чыгарылды.

Әлмәттә яшәүче 42 яшьлек ир саксызлык аркасында зыян күрүченең үлеменә китерүдә гаепле дип табылды.

Тикшерү барышында узган елның 24-25 июлендә ир белән хатын арасында конфликт килеп чыкканлыгы ачыкланган. Аның барышында ире хатынының тәненә  кул һәм аяклары белән якынча 18 тапкыр һәм башына 4 тапкыр суга, тибә.  Алынган җәрәхәтләр нәтиҗәсендә  зыян күрүченең 2020 елның 27 июлендә йөрәге тибүдән туктый.

Суд залында җинаять эше буенча шаһитларның сүзләренән гаиләдәге низагларның күп булуы ачыкланган, ир гел хатынына кул сузган.  Әмма полициягә берәү дә мөрәҗәгать итмәгән. Туганнары сүзләренә караганда, зыян күрүче үзе бу хакта хокук саклау органнарына хәбәр итүдән курыккан һәм бу мәгълүматны өйдән чыгарырга теләмәгән. 

Судта гаепләнүче үз гаебен таныган һәм тәүбә иткән, ике баласы булуын һәм элек хөкем ителмәгән булуын исәпкә алуын үтенгән.

Суд аңа каты режимлы колониядә 8 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса