Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

46 миллион сум салым түләмәгән әлмәтле тотылган

Әлмәттә полиция хезмәткәрләре 46 миллион сум салым түләүдән качу фактын ачыклаган.

Татарстан республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе хезмәткәрләре (Әлмәт шәһәре дислокациясе) салым түләүдән качу фактын ачыклаган.

Полиция хезмәткәрләре 2015 елның гыйнварыннан 2018 елның мартына кадәр Әлмәттә җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директорының салым декларацияләренә һәм контрагентлар белән ялган финанс-хуҗалык мөнәсәбәтләре турында ялган белешмәләр кертүен ачыклаган.
Ул 2015 елның 1, 2 кварталларында, 2016 елның 2 кварталында һәм 2017 елның 3, 4 кварталларында өстәмә кыйммәткә салым һәм 2016 һәм 2017 еллар өчен оешмалардан табыш салымы түләмәгән. Аның дәүләткә 46 млн сумнан артык бурычы барлыгы ачыкланган.

Татарстан республикасы буенча тикшерү идарәсенең полиция хезмәткәрләре җыелган материаллар нигезендә, Россия Федерациясе Җинаять кодексы буенча җинаять эше кузгаткан.


Салым түләмәгән оешма җитәкчесен алты елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр, дип хәбәр итә ТР Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса