Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле исерек килеш автомобиль урлаган

Узган елның ноябрендә Әлмәт шәһәр суды элек хөкем ителгән әлмәтлегә карата хөкем карары чыгарды.

Суд тарафыннан аның узган елның көзендә исерек килеш автомобиль урлаганы ачыкланган. Шәһәрнең бер урамыннан барганда аны ЮХИДИ хезмәткәре туктата. Шулай итеп, карак тотыла.


Хөкем ителүче суд утырышында үз гаебен тулысынча таныды.
Суд карары нигезендә ул җинаять кылуда гаепле дип табылды һәм аңа каты режимлы төзәтү колониясендә җәза үтәп, 1 ел 8 айга иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнде.


Хөкем карары белән килешмичә, хөкем ителүче апелляция шикаяте биргән, анда җәза төрен йомшаграк итеп алыштыруны сорый.


Апеляция шикаяте канәгатьләндерелмәде, суд карарына үзгәрешләр кертелмәде.
Суд карары законлы көченә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса