Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә алиментлар түләмәгән ир-ат хөкем ителде

Әлмәт шәһәре прокуратурасы шәһәрдә яшәүче 32 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Суд аны балигъ булмаган баласына акча түләмәүдә гаепле тапты.


Узган елның 11 сентябреннән 25 ноябренә кадәр әлмәтле үзенең 10 яшьлек кызына алимент түләмәгән, хәтта җинаят җаваплылыгы турында кисәтелсә дә, ул үзенең качып йөрүен дәвам иткән. Бу чорда аның 29 171, 25 сум күләмендә бурычы барлыкка килгән. Алиментлар буенча гомуми бурычы 729 782, 78 сумны тәшкил итә.


Суд утырышы барышында хөкем ителүче үз гаебен тулысынча танып, кылган гамәлләрендә үкенүен белдергән.


Суд карары нигезендә, аңа 7 айга төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләнгән. Элегрәк хөкем ителүче алимент түләмәгән өчен берничә тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылган булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса