Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәт эшмәкәре 3 миллион сум акча яшергән өчен судка барачак

Татарстанда салым һәм иминият суммасыннан 2,7 миллион сум акча яшереп калдырган фирма директоры суд каршына басачак. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 2018 елның ноябреннән 2019 елның июленә кадәр «Трансресурс»ның 38 яшьлек җитәкчесе 2,7 млн сум акчаны яшергән, алар хисабына ул салым түләргә тиеш булган. Моның өчен ул фирма счетларыннан акча алган, контрагентлар белән чит оешма аша исәп-хисап ясаган.

Ир үз гаебен тулысынча таныган.

Тикшерү барышында директорның 4,4 млн сумга тиң булган милке — җир, торак булмаган бина һәм 6 автомобиле алынган.

«Оешманың акчаларын зур күләмдә яшереп калу» маддәсе буенча җинаять эшен Әлмәт шәһәр судына җибәрәчәкләр.

 

Источник: Татар-информ

Фото: Pixabay

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса