Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле ике чит ил кешесен фатирында яздырган өчен судта җавап биргән

Әлмәттә шәһәр прокуратурасы чит ил кешеләрен исәпкә алу белән шөгыльләнгән 53 яшьлек иргә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Аны РФ Җинаять кодексының 322.3 маддәсендә каралган җинаять кылуда гаепле дип таныганнар (Россия Федерациясендә тору урыны буенча чит ил гражданын исәпкә алу).

Судта 2020 елның 31 мартында хөкем ителүченең кирәкле документларны бирү юлы белән ике чит ил гражданын үз яшәү урыны буенча учетка куюын ачыклаганнар, шул ук вакытта ул аларга әлеге торак урынын фактта бирергә теләмәгән.

Ир үз гаебен тулысынча таныган.

Аны 20 мең сум күләмендә суд штрафы рәвешендә җәзага тартканнар. Суд карары әле үз көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса