Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Татарстанда covid-19дан 2 яңа үлем очрагы расланган

Пандемия чорында Татарстанда коронавирустан барлыгы 51 кеше үлгән.

1969 елда туган Казанда яшәүче бер ханым ике яклы полисегментар пневмония белән вакытлыча йогышлы авырулар госпиталенə озатыла. Яңа коронавирус инфекциясе булу лаборатор тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланган. Хроник авырулар булган. Ханым респиратор җитешсезлеге нәтиҗәсендә yлə.

1945 елда туган Түбән Камада яшәүче бер ханым, ике яклы полисегментар учак вируслы пневмония билгеләре белән, хастаханəгə китерелә. Хроник авыруларның кискенләшүе аркасында хәл катлауланган. Үлемнең сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.

Туганнарынын һәм якыннарынын кайгыларын уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса