Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Миңнеханов Татарстанда кайсы очракта гомуми чикләүләр кертеләчәге хакында сөйләде

Республикада вазгыять контрольдә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада кайсы очракта гомуми чикләүләр кертелү ихтималы хакында сөйләде. ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ул шул хакта хәбәр итте.

Мәскәү (биредә чикләү режимын катгыйландырырга ниятлиләр) темасына кагылып, Миңнеханов Татарстанда әлегә мондый чаралар кертү күздә тотылмавын билгеләп үтте. Әмма республикада яшәүчеләр коронавируска каршы чараларны үтәмәсә, җитәкчелекнең гомуми чикләүләр кертүдән башка вариантлары калмаячак, дип өстәде ул.

«Мәскәүдә гомуми чикләүләр кертергә ниятлиләр. Күргәнебезчә, республикада вазгыять контрольдә. Бездә андый планнар юк. Әмма коронавируска каршы чараларны үтәмәсәк, әлбәттә, башка төрле карарларның булуы мөмкин түгел», - дип искәртте ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса