Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Татарстандагы белем бирү йортларында Covid-19 йоктыруның 19 очрагы теркәлгән

Кулланучы хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәте мәгълүматлары буенча, белем бирү учрежденияләрендә коронавирус таралу учаклары юк.

Уку елы башыннан бирле Татарстанда мәктәпләрдә һәм университетларда яңа коронавирус инфекциясен йоктыруның 19 очрагы теркәлгән. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде.

«Уку елы башыннан бирле белем бирү учреждениеләрендә яңа коронавирус инфекциясен йоктыруның 19 очрагы булды. Ундүрт укытучы, дүрт студент һәм бер укучы авырды», — диде Марина Патяшина.

Барлык ачыкланган очракларның унөче авыру чыганагы буларак каралмый һәм куркыныч тудырмый. Алты зарарланучы белән элемтәгә кергән кешеләр медицина хезмәткәрләре күзәтүендә, бу — дүрт укытучы, бер укучы һәм бер студент.

Республиканың баш санитар табибы ассызыклап үткәнчә, балалар һәм мәктәп, югары уку йортлары хезмәткәрләренең авыруының берничә очраклары булу — закончалыклы, һәм аның бернинди куркынычы юк. Авыру таратучылар гына куркыныч, дип билгеләп үтте Патяшина.

«Уку елы башыннан без башка балаларга, укытучыларга, педагогларга, белем бирү учреждениеләренең башка персоналына инфекция тарата торган авырулар төркемен ачыкламадык», — ди җитәкче. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса