Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Әлмәт пенсионерлары Covid-19дан вакцинация ясаганнары өчен төрле бонуслар алалар

"Рәхмәт купоны" нда – троллейбуста бушлай йөрү, массаж сеансы, паркка, галереяга яки кинога бару.

Әлмәттә пенсионерлар прививкалар өчен бонуслар ала алалар. Аның ярдәмендә җәмәгать транспортында бушлай йөрергә, кинога, күргәзмәгә яки массаж сеансына барырга мөмкин. Үзләренең "рәхмәт купоннарын" Мәмәт авылы пенсионерлары алган. Анда апрельдән башлап, фельдшер пунктында 295 кеше прививка ясаткан.

Вакцина алдыннан пациентларны фельдшер тикшерә. Ә процедурадан соң медицина хезмәткәре 60 яшьтән өлкәнрәк вакциналаштырылган кешеләргә рәхмәт купоннары бирелүен аңлата. Алар арасында  – троллейбуста бушлай йөрү, массаж сеансы, паркка, галереяга яки кинога бару һ.б. Купонда барлыгы 10 бонус.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса