Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Әлмәттә Covid-19 белән авыручылар санының кимүе күзәтелә

“Бүгенге көндә район үзәк хастаханәсендәге йогышлы авыруларның вакытлы госпитале базасында 155 кеше дәвалана”, - дип хәбәр итте Тимур Дмитриевич.

Бу хакта район башлыгы Тимур Нагуманов сөйләде, коронавирус белән хәл барыбер четерекле булып калуын да билгеләп үтте.

«Аз сан. Табиблар эшли, пациентлар тормышы өчен көрәшә. Шуны истә тотарга кирәк, коронавирус беркая да китмәде, димәк, куркынычсызлык чараларын дәвам итәргә кирәк”, - диде ул. Район башлыгы битлек режимын һәм социаль дистанцияне үтәмәү чирләүчеләр санының чираттагы үсешенә китерергә мөмкин, дип тә кисәтте.

“Европадагы кайбер илләр локдаунга: изоляция режимына, оешмаларны ябуга, комендант сәгатен кертүгә әйләнеп кайтырга мәҗбүр. Бездә, алар белән чагыштырганда кагыйдәләр гади һәм әлегә куркыныч булганда аларны үтәргә кирәк”, - дип ассызыклады Нагуманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса