Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Әлмәтнең иң яхшы шәфкать туташы "кызыл зона”дагы эш көннәре турында сөйләде

Пациентның киләчәге медицина персоналының профессиональлегенә һәм үз-үзләрен аямыйча эшләвенә бәйле.

Сovid-19га каршы көрәштә керткән өлеше өчен Россия Президентыннан грамота алган шәфкать туташы Гөлсирин Сәгъдетдинова үзенең "кызыл зона" дагы эш көннәре турында сөйләде. Бу хакта "Әлмәт ТВ" хәбәр итә.
 

Төрле кеше төрле тизлектә киенә инде. Миңа махсус котюмны кию өчен 5 минут вакыт җитә”,- диде  43 ел шәфкать туташы булып эшләүче Гөлсирин Сәгъдетдинова.


Гөлсирин Мирхатимовнаның барлык хәрәкәтләрне бик тиз җиткерә, чөнки һәр минут исәптә.


Госпитальнең әлеге бүлегендә хәзер 17 авыру ята. Һәр пациентны Гельсирин Мирхатимовна исеме белән атарга, аның температурасы, басымы һәм сатурациясе турында сөйләргә мөмкин. Аның бурычлары күп, әмма һәр пациент өчен ул вакыт та, яхшы сүз дә таба.


Барысы да әйбәт, курыкмагыз, мөмкин булган кадәр эчегездә ятарга тырышыгыз", — ди шәфкать туташы пациентларга.


Гөлсирин апаның эш урыны да тәртиптә. Бөтен нәрсә үз урынында. 


Соңыннан Гөлсирин апа укытучы булырга хыялланганын әйтә. “Мин педагог булырга теләдем, башлангыч сыйныф укытучысы”,  - дип уртаклашты йогышлы авырулар госпиталенең шәфкать туташы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса