Әлмәттә тагын бер кеше коронавирус белән авырган
Татарстанда COVID-19 белән тагын 85 кеше авырган.
Узган тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 85 очрагы ачыкланган. 26 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 59 кеше өйдә дәвалана.
⠀
2 февральгә кадәр Татарстанда 16 217 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Татарстанда коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле 12 720, (+97) кеше терелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа