Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Дөньяда Covid-19 белән авыру очраклары кайчан кимиячәк?

Халыкны вакциналаштыру, вируска каршы нәтиҗәле препаратлар булдыру нәтиҗәсендә дөньядагы санитар-эпидемиологик хәл яхшырачак.

Дөньяда коронавирус йогышы белән бәйле  үзгәрешләрне 2022 ел ахырына көтәргә кирәк. Бу хакта Йогышлы авырулар өлкәсендәге белгечләр халыкара ассоциациясе президенты, йогышлы авырулар буенча Сәламәтлек саклау министрлыгының элеккеге штаттан тыш баш белгече Ирина Шестаковага сылтама белән РИА Новости агентлыгы хәбәр итте.

«Якындагы ике-ике ел ярым эчендә бу хәлне үзгәртәчәкбез (Covid -19 белән – Т-и иск.). Минем уйлавымча, 2022 ел уртасы тирәсендә, ел ахырына бөтен җирдә дә хәл үзгәрер. Мин, әлбәттә, коронавирусның бүгенге көндәге кебек актуаль булмаячагын күздә тотам», — дип искәртте белгеч.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса