Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Бәйрәмнәрдән соң коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны артачагын әйттеләр

Яңа ел бәйрәмнәре төгәлләнгәннән соң Россиядә Covid-19 коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны арта башлаячак.

Йогышлы авырулар табибы Евгений Тимаков шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Бер атнадан соң, бәйрәмнәрнең беренче биш көне үткәч, кешеләр бер-берсе белән контактка керү сәбәпле, авыручылар саны артачак», - дип ачыклык кертте белгеч.

Мәскәүдә – гыйнвар ахырында, Россиядә исә февраль азагында хәл тулысынча тотрыклы төс алыр дип көтелә, диде ул.

Коронавируска каршы көрәш буенча федераль оператив штаб мәгълүматлары буенча, соңгы тәүлектә Россиядә 24 150 кеше әлеге инфекцияне йоктырган. Моннан бер көн элек бу күрсәткеч 26 301гә тигез булган.

Тимаков теркәлгән авырулар санының кимүен коронавируска үткәрелгән тестларның исәбе кимү белән аңлатты. Эпидемиянең иң югары ноктасын үтмәдек әле, дип сүзен төгәлләде табиб.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса