Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Әлмәттә внедорожник бала белән әнисен бәрдергән

23 июнь көнне Урсалада якынча 23.25 сәгатьтә юл-транспорт һәлакәте булган.

Заречная урамында 37 яшьлек Audi Q7 внедорожнигы йөртүчесе 44 яшьлек хатын-кызны һәм 9 яшьлек кызны бәрдерә. Нәтиҗәдә, хатын үлгән, ә бала хастаханәдә авыр хәлдә.

«Фаҗига урынына Әлмәт прокуроры вазифаларын башкаручы Марсель Гыймаев чыкты. Юл-транспорт һәлакәте факты буенча процессуаль тикшерү оештырылган, аның барышы һәм нәтиҗәләре шәһәр прокуратурасы тарафыннан контрольдә тотыла», - дип ассызыклады ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, автоинспекторларның башлангыч мәгълүматлары буенча, машина йөртүче куркынычсыз тизлек сайламаган һәм яктылыкны кире кайтаручы элементлардан башка юлны чыгучы ике җәяүлене бәрдергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса