Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Чаллыда 11 яшьлек кызга эт ташланган һәм йөзен ерткан

Иртәнге якта кыз ГЭС бистәсе янындагы тукталышта торганда аңа “американ акита” токымлы эт ташлана. Санаулы минутлар эчендә ул кызның йөзен тешли, ерта.

Әлеге вакыйганы күргән эт хуҗасы ашыгыч медицина ярдәме дә чакыртмыйча, урыннан китеп бара. Балага янәшәдә узып баручылар ярдәмгә килә һәм ашыгыч ярдәм чакырта.


Кызның битенә операцияне 4 сәгать дәвамында ясыйлар. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Хирурглар баланың йөзен тегә. Хәзерге вакытта кыз хастаханәдә дәвалана. Табиблар аның хәлен уртача дип бәяли.


Әлеге вакыйга уңаеннан республика прокуроры Илдус Нафиков бу хәлне тикшерү бурычы куйган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса