Әлмәттә яшүсмер биеклектән егылып һәлак булган
Фаҗига беренче бистә микрорайонында була.
Әлмәт шәһәренең беренче бистә микрорайонында мәктәп укучысы һәлак булган. Шаһитлар сүзләренчә, бала биек каттан егылып төшкән. Хәзер фаҗигале вакыйганың шартлары ачыклана.
Биеклектән егылып төшкәч, ундүрт яшьлек яшүсмер һәлак була. Күршеләре малайның Тельман урамындагы 51 нче йортта яшәве турында сөйләделәр. Әмма бәла егет яшәгән йортта түгел, ә Сөләйманова урамындагы 22 нче йортта була.
Мондый йортларда янгын сүндерү баскычына керү ачык. Шуңа күрә монда теләсә кайсы бала бер киртәсез керә ала. Биредә баскычлар юк, алар урынына арматура. Ә балконнар ябылмаган. Хәзер фаҗига буенча Тикшерү комитеты тарафыннан тикшерү эшләре үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа