9 май кичендә Әлмәт фатирларының берсендә янгын чыккан
Әлмәт шәһәренең Ленин урамындагы фатирларның берсендә янгын чыга.
Ир-ат плеерын компьютер креслосына куеп, зарядкага тоташтыра һәм кибеткә китә. Кайткач, компьютер креслосының януын күреп ала һәм таҗга су җыеп, утны сүндерә.
Янгынны сүндергәндә ир-ат термик пешү ала. Нәтиҗәдә, ике кулы да зыян күрә. Аны Әлмәт үзәк район хастаханәсенә салалар.
Янгынның гомуми мәйданы 2 кв.м тәшкил итә. Башлангыч сәбәбе - электр җиһазларын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа