Әлмәттәге фатирларның берсендә телевизорга ут каба
Күршеләр янган чыбык исе аркасында ашыгыч хезмәтләр чакырткан.
Тукай проспектындагы 43 нче йортта 4 нче каттан 6 нчы катка кадәр янган ис сизелә. Тугыз катлы йорт янына килеп җиткәч, янгын сүндерүчеләр электр щитындагы сүндерелгән автомат буенча 5 каттагы фатирны-ис чыганагын билгеләгәннәр. Алар анда янгын сүндерү баскычы ярдәмендә балкон аша үтеп кергәннәр. Ут телевизорны юк иткән. Бүлмәнең стеналары һәм түшәме ысланып беткән. Зыян күрүчеләр булмады. Янгынның башлангыч сәбәбе-электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа