Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Әлмәт шәһәренең Чулпан урамында янгын чыккан

Янгын турында хәбәр «112»гә 21 апрельдә төнлә килгән.

21 апрель 1:41 сәгатьтә Чулпан урамында янгын турында хәбәр килде. Мунча һәм сарай янган, аларның түбәсе берләштерелгән булган. Урынга килгән янгын сүндерүчеләр ул вакытта сарайның эчке өлеше генә янганлыгын ачыклаганнар. Бина хуҗасы аның эчендә беркем дә юк дип хәбәр итә. Шулай да, утның бинаның калган өлешенә дә күчү куркынычы булган, дип хәбәр итә районның янгын күзәтчелеге эшчәнлеге бүлеге.

Янгын 34 минут эчендә тулысынча сүндерелгән. Нәтиҗәдә, 15 квадрат метр мәйдандагы сарай түбәсенең агач конструкциясе янып беткән. Янгынның беренчел сәбәбе дип электр җиһазларын төзү һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу аталды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса