Әлмәт районында ике баланы янып торган йорттан тәрәзә аша чыгардылар
Янгын шәхси торак йортта чыккан.
Әлмәт районының Рус Акташы авылында бүрәнәдән ясалган шәхси торак йорт янган. Янгынның мәйданы 110 кв. метр тәшкил итте, дип хәбәр иттеләр РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендә.
Тәрәзә аша ата-аналар 14 һәм 6 яшьлек ике баланы коткарганнар.
Янгынның беренчел сәбәбе-электр җиһазларын төзү һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.
Фото: Әлмәт муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа