Әлмәт янындагы шәхси йортта янгында ир-ат һәлак була
1 ноябрь төнендә Әлмәт районы, Аппак авылында шәхси торак йортта янгын турында хәбәр килә.
Янгын сүндерүчеләр торак йорт (5х8 метрлы агач корылма, присторй, мунча бер түбә астында) януын ачыклыйлар
Йортта хуҗаларның үз акчалары хисабына 3 автоном янгын хәбәрчесе урнаштырган булган. Янгын чыкканда хәбәрчеләр эшли. Көчле сигналны ишеткәч, 1961 елда туган йорт хуҗабикәсе уяна һәм 1958 елда туган авыру ир-атны өйдән чыгарырга тырыша. Ул йорттан тәрәзә аша котыла, янгын сүндерүчеләрне чакыра һәм күршесен ярдәмгә чакыра.
Беренче янгын сүндерү подразделениеләре килгәнче, күрше янган йорттан тәрәзә аша ир-атны аңсыз хәлдә эвакуацияли һәм аны табибларга тапшыра.
Кызганычка каршы, табибларның тырышлыкларына карамастан, ир-ат "ашыгыч ярдәм" машинасында вафат була.
Хатын-кыз зыян күрмәгән.
Янгын 79 кв. метр мәйданда сүндерелгән.
Янгынның беренчел сәбәбе-электр җиһазларын төзү һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа