Әлмәт районының Югары Акташ авылында өч тәүлек дәвамында янгынга каршы көрәшәләр
Янгын сүндерүчеләр янгын чыккан урынга барып җитә алмый.
Өченче тәүлек Әлмәт янгын сүндерүчеләре Югары Акташта янгын белән көрәшәләр. Бина районның агрофирмаларының берсенә карый. Янгынның мәйданы 400 квадрат метр тәшкил итә.
"23 июльдә 12 сәгать 41 минутта Югары Акташ авылы янында сенаж белән корылманың януы турында хәбәр килә. Янгынны сүндерүгә 2 берәмлек техника һәм 9 кеше җәлеп ителде", — ди район буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторы Илнур Хаҗиев.
Хәлне тагын да начарлый торган нәрсә-янгын сүндерүчеләр янгын чыганагына барып җитә алмый. Янгынның сәбәпләре ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа