«Татнефть» Зәй районында янгында һәлак булганнарның гаиләләренең кайгысын уртаклашты
Инцидент эшләми торган җир өсте резервуарында була.
"Татнефть" Зәй районында янгында һәлак булганнарның гаиләләренең кайгысын уртаклашты. Компаниядә белдерүләренчә, әлеге вакыйганы тикшерү өчен махсус комиссия төзелгән, урында оператив һәм күзәтчелек органнары эшли.
"30 июльдә «Елховнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе Акташ УПСВН-сында Иске Маврино авылында бәхетсезлек очрагы була, компания хезмәткәрләренең үлеменә китерә. Без һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Компания аларның гаиләләренә кирәкле ярдәмне күрсәтәчәк",-диелә компаниянең матбугат хезмәте хәбәрендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа