Әлмәт районында 19 яшьлек эшче элеваторда ашлык астында калган
Ул исән калмаган.
Әлмәт районында Кузайкино элеватор комплексының товар линиясе территориясендә ашлык астында калган - ул алган җәрәхәтләрдән үлгән. Һәлакәт 17 февральдә булган, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Хезмәтне саклау таләпләрен бозу факты буенча җинаять эше кузгатылган.
Фото: Татарстан республикасы буенча Россия тикшерү комитеты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа