Әлмәт районында юл эшчесе тапталган
Юл-транспорт һәлакәтеннән соң «Субару» автомобилен йөртүче вакыйга урыныннан кача.
23 октябрьдә 17.05 сәгатьтә Әлмәт районында Казан-Оренбург автомобиль юлының 214 чакрымында юл эшчесен машина таптаткан. Бу хакта ТР Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, «Субару» автомобилен йөртүче 37 яшьлек ир аек булмаган, куркынычсыз тизлекне сайламаган, каршы як юлга чыгып, 38 яшьлек юл эшчесен бәрдергән.
Нәтиҗәдә, эшченең йөрәге шунда ук туктаган.
Юл-транспорт һәлакәтеннән соң «Субару» автомобилен йөртүче вакыйга урыныннан кача. Соңрак аны тоткарлыйлар.
Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа