Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Янгын сүндерүчеләр әлмәтлене янгыннан коткардылар

Шевченко урамында янгын чыкты.

27 сентябрьдә 18.18 сәгатьтә ашыгыч ярдәм хезмәтенә Шевченко, 7 урамындагы күпфатирлы торак йортта янгын турында хәбәр килә. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Янгын сүндерү бүлекчәләре килеп җиткән вакытта подвалдан төтен чыккан, анда әйберләр янган. Подъезддан 27 кеше мөстәкыйль рәвештә эвакуацияләнә. Подвалда сүндерү вакытында ир табыла. Янгын сүндерүчеләр 57 яшьлек ирне коткаручы битлеге ярдәмендә коткарган.

Зыян күрүчене район үзәк хастаханәсенә алып китәләр.

18.37 сәгатьтә 2 кв.метр мәйданда янгынны бетерделәр.

Янгынның сәбәбе билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса