Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Әлмәттә батып үлгән кызның гәүдәсе ярдан ун метр ераклыкта биш метр тирәнлектә табыла

Коену урыны җиһазландырылмаган булган.

Бүген Әлмәттә шәһәр күлендә 16.15 сәгатьтә водолазлар батып үлгән кызның мәетен таптылар. Аны ярдан ун метр тирәнлектә тапканнар, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәте.


16 яшьлек кызның мәетен хокук саклау органнары хезмәткәрләренә тапшырганнар.

Искәртеп узабыз, якынча мәгълүматларга караганда, алты яшүсмердән торган компания – дүрт егет һәм ике кыз – су коенганда суга сикергән. Күпмедер вакыттан соң бер кыз судан чыкмаган. Урынга коткару  хезмәтләре килә.

«Коену урыны җиһазландырылмаган, тыелган аншлаглар урнаштырылган, корылмага керү сигнал лентасы белән капланган», – дип аңлаттылар Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә.


 

Фото: ТР буенча Россия ГТХМ баш идарәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса