Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Төнлә Әлмәттә мунча янган

Ут мунчаның түбәсенә, өлешчә түшәменә зыян салган.

7 май көнне 00:57 сәгатьтә Әлмәттә Заводская урамында янгын чыкты. Янгын нәтиҗәсендә ут мунчаның түбәсенә, өлешчә түшәменә  зыян салган. Бу хакта дәүләт янгын күзәтчелеге хәбәр итә.

Янгынның гомуми мәйданы 10 квадрат метр тәшкил иткән. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Янгынның сәбәбе-мичне урнаштыру кагыйдәләрен бозу.

Шулай ук 6 май көнне сәгать 6:00 сәгатьтә Түбән Мактаманың Совет урамы буенча янгын чыкты. Янгын нәтиҗәсендә 1 квадрат метр мәйданда мунчага керә торган урынның түшәме зыян күргән. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

 

Фото: Дәүләт янгын күзәтчелеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса