Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Әлмәт районында чыккан янгында ир-ат зыян күргән

30 октябрьдә, кичке 6 лар тирәсендә Бишмунча авылында янгын чыккан.

Кичә кич Бишмунча авылында шәхси йорт янган. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.



Янгынның сәбәбе - ут белән саксыз эш итү.



Вакыйга нәтиҗәсендә йорт тулысынча янып бетә. Янгын нәтиҗәсендә 54 яшьлек йорт хуҗасы пешеп, медсанчастькә озатылган.



Янгын кич белән, йорт хуҗасы йоклаган вакытта килеп чыккан. Аны үз вакытында эшләгән автоном янгын хәбәрчесе коткарган. Аның сигналын ишеткәч, ир уянып киткән, кухнядагы куе төтен һәм ялкынны күргән һәм шунда ук урамга чыккан. Бу вакытта күршеләр янгын сүндерүчеләргә шалтыраткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: янгын