Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Әлмәттә коткаручылар таганда аягын кыскан баланы коткарды

Бала зыян күрмәгән.

30 октябрьдә көндезге 4 ләр тирәсендә Әлмәт районы эзләү-коткару хезмәтенә балалар мәйданчыгында бер баланың металл таганда аягын кысуы турында хәбәр килде, дип җиткерә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе матбугат хезмәте.

Коткаручылар малайга ярдәм итә.

Бала зыян күрми, шулай да аны "ашыгыч ярдәм" табибларына тапшыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса