Законсыз чүплекне шәһәр читендә тапканнар.
Әлмәт читендәге законсыз чүплек бетерелгән.Башкарма комитет адресына белгечләр законның мәҗбүри таләпләрен бозарга ярамый дигән кисәтү юлладылар. Нәтиҗәдә, урынга кабат чыкканда Татарстан экология министрлыгының көньяк-көнчыгыш идарәсе инспекторлары чүп-чарны җыештыруларын ачыклаган. Алар калдыкларның 400 кв. м мәйданны биләвен билгеләп үттеләр.
Фото: Татарстан экология министрлыгы