Әлмәттә яңа технологияләр ярдәмендә сулыкларның пычрануы кими
Челтәрләр су экосистемасына һәм анда яшәүчеләргә зыян китерә торган пластик чүп-чарны, шешәләрне, пакетларны һәм башка калдыкларны тотып фильтрлар кебек эшлиләр.
Бу хакта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаков язган. Район эчендәге елгаларда чүп тоту челтәрләре урнаштыру нәтиҗәсендә сулыкларның пычрануы белән бәйле вәзгыять яхшы якка үзгәрә башлый. Челтәрләр су экосистемасына һәм анда яшәүчеләргә зыян китерә торган пластик чүп-чарны, шешәләрне, пакетларны һәм башка калдыкларны тотып фильтрлар кебек эшлиләр.
Узган ел «Татнефть» компаниясе ярдәме белән экология һәм төзекләндерү департаменты шәһәрнең 12 төп ноктасында шундый челтәр урнаштырды. Шул вакыт эчендә берничә тонна чүп-чар җыелды. Шуңа да карамастан, барлык әлмәтлеләрне битараф калмаска һәм чүп-чарны сулыкларга ташламаска чакыралар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа