Әлмәттә өрәңгеләр утырттылар
Салкыннар башланыр алдыннан эшчеләр агачларны каплаячак.
Әлмәттә Ленин урамында островскийдан Тукайга кадәр өрәңге һәм виргин шомырты утырталар. Урамнарда барлыгы 83 агач үсәчәк. Бу хакта үзенең телеграмма-каналында район башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр итә.
«Утыртканда грунт яңартылды, яңа кара туфрак китерелде һәм агачларның төрләре үзгәрде. «Друммонди» өрәңге урынына хәзер шикәрле өрәңге үсәчәк. Төсе шулай ук калачак, ләкин кыяфәте бераз башкачарак булачак», – дип аңлата район башлыгы.
12 агач утыртасы калды. Бу атнада эшләрне төгәлләү планлаштырыла. Салкыннар башланыр алдыннан белгечләр агач башларын һәм кәүсәләрен ябачаклар.
Ике ел эчендә Әлмәттә һәм районда 1800 дән артык эре агач һәм 2000 декоратив куак утыртылган.
Фото: t.me/nagumanovtd
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа