Әлмәттә законсыз чүплек табылды
Аның зыяны 16 млн сумнан артып киткән.
Әлмәттә тимер-бетон калдыклар чүплеге табылган, аның зыянын 16 млн сумнан артык дип бәяләгәннәр. Бу хакта Росприроднадзор җитәкчесе Светлана Родионова үзенең телеграмма-каналында яза.
421 кв. метр мәйданлы участок пычранган. Чүплек биналарны сүткәннән соң «Интэкс Казан» демонтаж компаниясе гаебе белән барлыкка килгән.
«<...> предприятие ирекле түләүдән баш тартты. Без табигатькә зыянны каплау өчен судка мөрәҗәгать иттек. Хәл контрольдә", - дип сөйләде РФ баш дәүләт экология инспекторы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа