Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәт районында 18 гасыр чишмәсе төзекләндереләчәк

ТР Әлмәт районы Урсалы микрорайонында чишмәтөзекләндереләчәк.

Монда яшәүчеләр сүзләренчә, Чишмә Урсалы нигезләнгән вакытта булган инде. Алар чыганак унсигезенче гасыр уртасында барлыкка килгән дип раслыйлар. Урсалыда яшәүчелә өчен ул мөһим. Суның сыйфаты санэпидстанция тарафыннан даими тикшерелә.

Элек микрорайон халкы аны төзекләндерүгә каршы чыккан. Эш шунда ки, урын табигатьтә ял итүне яратучыларны җәлеп итә. Тирә-яктагы территория чүп — чар белән тулган, учак ягып, яндыра да язганнар.

«Беседка булу бернинди дә яхшылыкка китерми. Яшьләр җыела, чүп — чар, шешәләр бөтен җирдә ята» ,-дип сөйләде Урсала микрорайонының ТОС-22 рәисе Дилбәр Яматова.

Шушы көннәрдә микрорайон халкы белән Әлмәт водоканал вәкиле очрашты. Биредә яшәүчеләрнең дәлилләрен тыңлап, ял итү зонасын алырга, ә чишмәне төзекләндерергә карар ителә.

«Монда без  төзекләндерәчәкбез, буярбвз. Плитаны алыштырабыз, сукмакка вак таш белән сибәрбез. Бу яктан юл ясарбыз һәм шлагбаум куярбыз», - дип планнары белән уртаклашты Водоканалның ОКС начальнигы Игорь Алеев.

«Әгәр тәртипкә китерелсә,  даими рәвештә тәртип булачак. Кристалл сулы чиста чишмәгә алык та сөенер», ди Яматова.

Төзекләндерү май бәйрәмнәреннән соң башланачак. Рәсми ачыш каралмаган.

 

Фото: скрин видео

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса